Тамчы бөртегенең сәяхәтләр көне (6+)
16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре мәктәп яны лагере балалары өчен «Тамчы бөртегенең сәяхәтләр көне» танып белү-уен программасы үткәрде. Су – иң гадәти һәм шул ук вакытта планетабыздагы иң гаҗәеп нәрсәләрнең берсе. Чара башында Җир йөзендәге су, яңгырларның төрле булуы һәм һәрберсенең үз атамасы барлыгы (ләйсән яңгыр, эре яңгыр, яшенле яңгыр, гөмбә яңгыры һ.б.), яңгырдан соң барлыкка килүче салават күпере турында мәгълүмат бирелде. «Көчле яңгыр»дан соң, балалар янына кунакка Тамчы бөртеге килде һәм үзенең сәяхәте турында Диңгез Бабайга әкият сөйләде. Шулай ук Тамчы бөртеге тавышлы табышмаклар тәкъдим итте, аларны тыңлап, балалар нинди су тавышы икәнен танып белергә (чишмә, яңгыр, шарлавык, океан һ.б.) тиеш булды. Җавап биргәннән соң, аларның игътибарына әлеге су чыганагы турында өстәмә мәгълүмат бирелде. Музыкаль тукталыш вакытында балалар Тамчы бөртеге белән бергә бик мавыгып су турында җырлар җырлады. |